Эрбий
Эрбий | |
Масса | 167,259 ± 0,003 м.а.б.[1] |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Иттербү[d] |
Материал төре | monazite mineral group[d], monazite sands[d], xenotime mineral group[d] һәм euxenite mineral group[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Карл Густав Мосандер[d] |
Ачыш датасы | 1843 |
Илиминт симвылы | Er[2][3] |
Химик фурмула | Er[4] |
SMILES фурмуласы | [Er][4] |
Атым саны | 68[5] |
Иликтер кирелеге | 1 |
Ионный радиус | 0,89 ангстрем[6] һәм 1 ангстрем[6] |
Эрбий Викиҗыентыкта |
Эрбий (лат. Erbium, Er) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 68.
Лантаноидларга һәм сирәк җир элементларына (иттрий төркөмчәсе) карый.
Символы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эрбий элементының символы — Er (Эрбий тип укыла).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эрбийны 1843 елда швед химигы Карл Густав Мосандер Иттербю авылы янында табылган гадолинит минералыннан аерып ала.
Ул Y2O3 концентратында кушылмалар таба һәм аларны өч фракциягә бүлә: иттрий, алсу terbia (ул хәзерге заманда эрбий элементы дип атала) һәм төссез erbia (монысы тербий элементы булган).
Эрбий белән тербийны күпмедер вакыт бутап та йөртәләр. Тербийны эрбий дип 1860 елдан соң үзгәртәләр, эрбийны исә тербий дип 1877 елдан соң атый башлыйлар.
Исеменең килеп чыгышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эрбий элементы атамасын рәттән өч (эрбий, иттербий, иттрий) белән бергә — Стокгольм архипелагына кергән Ресарё утравында урнашкан Иттербю авылы хөрмәтенә исем алган.
Табигатьтә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эрбийның кларкы Җир кабыгында (Тэйлор буенча) — 3,3 г/т, океан суларындә нисбәте — 2,4×10−6[7]. Бу концентрацияләр эрбийны Җир кабыгында химик элементлар арасында таралу буенча 45-енче урында билгеләү өчен җитәрлек (ягъни, ул кургашка караганда күбрәк таралган).
Ятмалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эрбий лантаноидлар составына керә, алар исә бик сирәк очрый. Лантаноидлар АКШ, Казакъстан, РәсәйУкраина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавиядә очрый.
Чыгарып алу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Металлик эрбийны эрбий хлориды эретмәсе ErCl3 (ErF3) электролизы ярдәмендә, шулай ук бу тозларны кальцийтермик тергезү юлы белән алалар.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Эрбий // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Handbook of the Physics and Chemistry of Rare Earths / Ed.: Karl A. Gschneidner, Jr.; LeRoy Eyring. — Vol. 11. — Elsevier Science Publishers B.V., 1988.анг--> — 594 p. — ISBN 9780444870803.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Эрбий на Webelements
- Эрбий в Популярной библиотеке химических элементов 2007 елның 30 сентябрь көнендә архивланган.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Meija J., Prohaska T., Coplen T. B. et al. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2016. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1515/PAC-2015-0305
- ↑ Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied Chemistry — IUPAC, 2010. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925 — doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
- ↑ Эрбий // Малый энциклопедический словарь — 2 — СПб: 1909.
- ↑ 4,0 4,1 ERBIUM
- ↑ Эрбий // Большая советская энциклопедия / мөхәррир О. Ю. Шмидт — 1 — Москва: Акционерное общество «Советская энциклопедия», 1920.
- ↑ 6,0 6,1 (unspecified title) — ISBN 0-8493-0485-7
- ↑ J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965