Кол Гали
Кол Гали قل علی | |
---|---|
Туган телдә исем | Кол Гали قل علی |
Туган | якынча 1183 ел Идел буе Болгары |
Үлгән | 1236 ел һәм 1241 еллар арасында Биләр |
Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
Һөнәре | шагыйрь, мулла |
Кол Гали́ (قل علی, Qol Ğəli, якынча 1183 ел – 1236 ел һәм 1241 еллар арасында) – күренекле татар-болгар шагыйре, урта гасырлар татар әдәбиятына нигез салучы. Аның иң мәшһүр әсәре – «Кыйссаи Йосыф (قصه یوسف)» поэмасы.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Якынча 1183 елда Идел буе Болгар илендә туган. Бер юрама буенча ул Зәй елгасы буенда урнашкан кечкенә шәһәрдә туа.
Болгар Мәдрәсәсендә белем ала, соңрак мәгариф үзәге (элек Әбү Рәйхан әл-Бируни яшәгән һәм укыткан) Хәрәзм шәһәренең мәдрәсәсендә белем алуын дәвам итә. Озак еллар дәвамында мөселман мәданият мәркәзләре буенча сәяхәт итә. Гомеренең күп елларын Биләрдә, Болгарда, Алабугада, Нур-Суварда һәм Кашанәдә уздыра.
Якынча 1212 елда яза башлап 1233 елда үзенең мәңгелек Кыйссаи Йосыф поэмасын язып бетерә.
Кол Гали 1236 елда Биләрдә монголлар штурмында вафат була. Әмма шагыйрь үлемнән котылган һәм 1241 елда үз үлеме белән үлгән дигән фикер дә бар.
Мирас
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Кыйссаи Йосыф» поэмасында Йосыф пәйгамбәр тормышы турында язылган. Поэма Утыз Имәни тарафыннан 1839 елда бастырылган.
Кызыклы фактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу бүлектә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Безнең көннәргә кадәр Кол Гали биографиясе бик каты бозылган һәм буталган рәвештә килгән. Мәсәлән:
- Бер чыганак буенча Кол Гали XIV гасырның икенче яртысында яшәгән[чыганагы?].
- Кол Гали башкорт халкының Әйле кабиләсеннән килеп чыгуы турында фикер бар[чыганагы?].
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Кыйссаи Йосыф» поэмасы.
- Кол Гали һәйкәле (Сембер)
- «Йосыф турында риваять» (балет)
- Татар поэзиясе антологиясе (1992)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кол Гали Татар электрон китапханәсендә 2017 елның 6 декабрь көнендә архивланган.